Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2018, 12:15

Дәрескә соңга калмыйбыз!

Районга мәктәп автобуслары кайтты.

Авыргазы районында яшәүче балаларның дүрттән бер өлеше диярлек күрше авылларда укый. Белем алырга алар мәктәп автобусларында йөри.
Декабрьдә Ишле һәм Исмәгыйль мәктәпләренә ГАЗельләр кайтты. Алар йомшак креслолар, кече яшьтәгеләр өчен күчерелмәле баскыч, ранецлар өчен киштәләр, яхшы җылыту һәм ГЛОНАСС юлдаш навигациясе системалары белән җиһазландырылган.
Ишле авылында әлегә кадәр булган автобус балаларны дәрескә көч-хәл белән алып килеп җиткерә иде. Хәзер өстәмә ГАЗель якында урнашкан авыллардагы бөтен укучыларны ташыячак. Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай, Яңа Тимешкә һәм Покровка авылларындагы малайлар һәм кызлар да Исмәгыйль мәктәбенә яңа микроавтобуста йөриячәк
Читайте нас: