Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2019, 13:44

Гаризалар бирү вакыты билгеле

Рособрнадзор тугызынчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә катнашуга гариза бирү вакыты турында хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт йомгаклау әңгәмәсендә катнашуга гаризаны аны үткәнргән көнгә кадәр ике атна элек, ягъни 30 гыйнварга кадәр бирергә кирәклеген хәтерегезгә төшерә. Гаризалар укучыларның укыган урыны буенча бирелә.

2018/2019 уку елындагы йомгаклау әңгәмәсе тугызынчы сыйныф укучылары өчен мәҗбүри буларак кертелгән, аны уңышлы тапшыру алар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булып торачак. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәсе булып "зачет" яки "незачет" торырга мөмкин.

Быел рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрүнең төп срогы - 13 февраль. "Незачет" алган, яисә нигезле сәбәп буенча әңгәмәгә килә алмаган мәктәпне тәмамлаучылар өчен өстәмә көннәр - 13 март һәм 6 май - каралган.

Йомгаклау киңәшмәсендә катнашучыларга дүрт биремне - текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат кулланып аның эчтәлеген сөйләп бирү, сайлап алган темаларның берсе буенча монолог һәм имтихан алучы-әңгәмәдәшче белән диалог - үтәргә тәкъдим ителәчәк.

Эшне үтәүгә һәр катнашучыга уртача 15 минут вакыт бүленә. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы сәламәтлекләре чикләнгән, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен процедура дәвамлылыгы 30 минутка арттырыла ала.

Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы.

Читайте нас: