Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2019, 13:58

Олимпиада җиңүчеләре

Наилә Ильясова биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының республика этабында бүләккә ия булды.

Башкортстан дәүләт университетында Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп укучыларының биология буенча төбәк этабы үтте. Аны оештыручылар булып Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетлары чыгыш ясалды.

Төбәк (республика) олимпиадасында 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты. Республиканың бар шәһәр һәм районнарыннан 216 мәктәп укучысы килде. Олимпиада ике турда үткәрелде.


Беренче турда (теория) мәктәп укучылары биологиянең барлык бүлекләре буенча да теретик белемнәрен күрсәтте. Икенче этапта балалар лаборатория шартларында "Ботаника", "Умырткасызлар зоологиясе", "Кеше биологиясе" (9 сыйныф), "Үсемлекләр анатомиясе", "Умырткалылар анатомиясе" (10 сыйныф), "Ботаника", "Биохимия", "Генетика" (11сыйныф) "бүлмәләр"ендә практик осталыкларын күрсәтте. Беренче һәм икенче этаплар арасында оештыручылар Башкорт дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетлары музейларына экскурсияләр оештырды. Район мәктәпләренең укучылары Сабитова Элина (җитәкчесе Р.И.Юнысова), Ягафарова Элеонора (җитәкчесе И.Р.Мәкъсүтов), Ильясова Наилә (җитәкчесе В.В.Михайлова) яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Биология буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Талбазы лицееның 10 сыйныф укучысы Ильясова Наилә призер булды.

Олимпиадада катнашучы укучыларга рәхмәт белдерәбез.

Олимпиада призеры Ильясова Наиләне һәм аның җитәкчесе Валентина Валерьевнаны котлыйбыз.

Яңа казанышларга ирешүләрен һәм җиңүләр телибез.

Мәгариф бүлеге.

Фото Интернет челтәреннән.

Читайте нас: