Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2019, 17:20

“Укучыларыма ярдәмче дә, киңәшче дә буласым килә”

Яшь укытучы Айдар Фасиков балаларга үз мисалында үрнәк күрсәтә.

Яшьлек үзенең чаялыгы, ихласлыгы белән матур. Чыннан да, киләчәккә куел ган максатларның чиге юк, үзеңне әле бер, әле икенче өлкәдә сынап карыйсы килә. Шушы мөмкинлекләрнең һәркайсы белән кулланганнар тормышта тиз арада үз урынын таба, бер-бер артлы уңышлар яулый. Авыргазы
районының Мостафа авылында туган Айдар Фасиков та — нәкъ шундыйларның берсе. Яшьлегенең бер генә минутын да бушка үткәрмәгән егет, чыннан да, тормышның ямен тоеп, башкаларга үрнәк булып яши.
Айдар, 2011 елда Толбазы лицеен тәмамлагач, Башкортстан дәүләт универ ситетының Стәрлетамак филиалындагы математика һәм информатика факультетына укырга керә. Кулларына диплом алгач, бер ел Байкал аръягы краеның Чита шәһә рендә хәрби хезмәт үтә. Армиягә баруны Айдар кечкенәдән үз бурычы дип кабул иткән. Аларның гаилә сендә егетләр өчен мотлак башкарылырга тиеш эш бу. Хезмәтен тәмамлаганнан соң, 2016 елда Толбазы лицеена укытучы булып эшкә урнаша.
— Балаларны яратам, шуңа да үзем тәмамлаган лицейда хезмәт юлымны башларга булдым. Мин бит үзем дә әле яшь, бәлки, шуңадыр да, укучылар белән тиз арада уртак тел таптым. Шул ук Бердәм дәүләт имтиханының нәрсә икәнен, укучыларның кичерешләрен яхшы аңлыйм, чөнки мин үзем дә БДИ тапшырдым. Укучылар да минем белән бу хакта еш киңәшләшә. Биредә мине укыткан укытучылар эшли. Беренчедән, таныш кешеләр, һәркайсын укытучы буларак хөрмәт итәм, икенчедән, мин алар өчен укучы да, коллегалары да. Шулай булуга карамастан, бик җылы кабул иттеләр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр, —ди Айдар.
Айдар физика, математика, информатика фәннәрен укыта. Моннан тыш, робототехникатүгәрәге алып бара.
— Роботлар лего уенчыкларын хәтерләтә. Балалар кечкенәдән конструктур уйнарга ярата. Робот техникасы үгәрәге нәкъ шушы конструк торларның информатика белән берләшүен хәтерләтә. Укучылар кечкенә өлеш ләрдән роботлар төзи һәм аларны төрле программалар ярдәмендә хәрәкәткә китерә, — ди ул. Балалар бу түгәрәктә зур
кызыксыну белән шөгыльләнә. Ата-аналар да балаларының заманча тәрбияләнүенә бик шат. Айдар Гали улы дәресләрне, түгә рәкләрне кызыклы итеп алып бара белә. Укучы ларның игътибарын тиз арада үзенә җәлеп итә. Иртәдән кичкә кадәр шул балалар тормышы белән кайный ул. Ә балаларга бит игътибар кирәк. Бәлки, шуңа да аның түгәрәкләренә йөрүчеләр күп, — ди лицей директоры Лариса Васильева.
Әйткәндәй, әлеге шөгыль белән Айдарның укучылары илдә үткәрелгән бик күп ярышларда алдынгы урыннар ялаган. Былтыр Новокузнецк шәһәрендә Халыкара “Минем тикшеренүләр илем” фәнни-гамәли конферен циясендә Илнара Кадырова һәм Ринат Ягафәров катнашканнар. Ринат анда пианино төзеп, беренче урын яулаган. Илнара биюче светофор ясап, өченче урынга лаек булган.
Октябрь ахырында Уфада үткән конкурста исә Илнара Кадыйрова белән Милана Александрова беренчелекне яулаганнар.
— Конструктор балаларның моторикасын һәм аңын үстерүгә ярдәм итә. Аеруча башлангыч сыйныфларда бу мөһим, чөнки баланың килә чәктә кайсы өлкәдә эш ләячәге дә шуңа бәйле бит, — ди ул.
Әйткәндәй, Айдар былтыр үзе дә зур җиңүгә ирешкән. 5 октябрьдә республиканың иң яхшы башкорт һәм урыс теле укытучыларына һәм яшь укытучыларга грант тапшыру тантанасы үтте. Айдар, республиканың иң яхшы 25 яшь укытучысы исемлегенә кертелеп, 40 мең сумлык грант яулаган. Моннан тыш, ул күптән түгел генә Чабаксар шәһә -
рендә укытучылар өчен оештырылган бәйгедә дә катнашкан. Олимпиаданың икенче этабына чыга алган 400 кеше арасыннан Айдар беренче 50 укытучы исемлегенә кертелгән. Моннан тыш, ул Мәскәүдә үткән олимпиадада
да яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Сер түгел, бүген авылга эшкә кайтып, шунда ук төпләнеп калырга теләүче яшь-
ләр күп түгел. Айдарның шулкадәр энергияле, дәртле, мәктәп тормышы белән янып яшәвен
күреп, сокланмый мөмкин түгел.
— Бирегә эшкә урнашу белән 4 оклад күләмендә акча бирделәр. Лариса Дмитриевна үзе шуңа бәйле положениене эзләп табып, юллап алып бирде. Моннан тыш, яшь белгеч буларак, эш хакын 20 процентка арттырдылар. Ә соңрак инде категорияләрне күтәрдем. Гомумән, авыл җирендә яшь ләргә шартлар юк дигәннәре белән килешмим.
Тырышсаң, барына да өлгереп була, — ди яшь белгеч. Айдар бүген Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы магистратурасында белем ала. Буш вакытларында бию белән дә шөгыльләнә. Ул башкарган татар, башкорт биюләре районда үткән бер генә чарадан да читтә калмый.
— Киләчәккә планнар бик күп. Аларның һәркайсын тормышка ашырасы иде. Шуларның берсе — укытучылар өчен булдырылган олимпиадада җиңү яулау. Әмма барыннан да ныграк – балаларны белемле итү, аларга ормышларында юл яру өчен ярдәм итү.
Укытучы — белем бирүче генә түгел, ул киләчәк тә укучыларының үз кыйбласын табарга ярдәм итүче дә. Яшь кенә булса да, иңнә ренә никадәр зур җаваплы лык алганын яхшы аңлый егет. Аның барлык изге ниятләре дә тормышка
ашсын иде.
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.
Авыргазы районы.
Фото : "Казыл таң" гәзите сайтыннан алынды.
Читайте нас: