Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 12:14

Радий Хәбиров мәктәпләрдә биш көн укытуга күчүне тәкъдим итте

Уфа шәһәрендә үткән беренче «Взлетай» мәгариф форумында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәктәпләрдә биш көн укытуга күчүне тәкъдим итте.

Мәктәп программасы белән балаларга чиктән тыш күп эш йөкләнү сәбәпле, ял көннәрен алар гаиләләре белән бергә үткәрергә тиеш, дип исәпли ул. Шул ук вакытта биш көнлек эш атнасына күчү белән укытучыларның хезмәт хакы элеккечә калачак.


Бушатылган 32 шимбәнең сигезен Радий Хәбиров мәктәпкә багышларга тәкъдим итте. Мәсәлән, беренче шимбәдә гомуммәктәп спартакиадасы үткәрергә була. Анда укучылар бергәләшеп спорт ярышларында катнаша ала. Октябрьдә икенче шимбәне - туган якны өйрәнүгә. Анда танылган якташларны яки хезмәт геройларын чакырырга була. Төбәк җитәкчесенең фикере буенча, ноябрь шимбәсен Башкортстанда яшәүче халыклар мәдәниятен өйрәнүгә багышларга мөмкин. Калган шимбәләр буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк һәм мәгариф форумының панель сессияләре вакытында җиткереләчәк.


«Без балаларның мәктәптән сәламәт, бәхетле, матур кешеләр булып чыгуын телибез, шуңа күрә мин биш көн укытуга күчүне тәкъдим итәм», - диде Радий Хәбиров.


Моңардан тыш, ул «Авыл укытучысы» программасын раслау тәкъдиме белән чыгыш ясады. Быел авыл укытучыларына 600 мең сумлык 100 грант бүлү өчен бюджетка 60 миллион сум акча бүленгән. Төзелеш өчен участок-лар бирү дә укытучыларны авыл мәктәпләренә җәлеп итәргә булышлык итәчәк.


Рөстәм

ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ,

районның мәгариф бүлеге начальнигы:

- 1 апрельдән, район мәктәпләренең биш көн укытуга күчүе ихтимал. Программаны яңартырга өлгермәгән мәктәпләр атнасына 5 көн укытуга яңа уку елыннан күчәчәк. Шул ук вакытта укытуның яңа формасына күчү турында карарны мәктәпләр үзләре ата-аналар һәм укучылар берләшмәләре белән берлектә кабул итә. Шимбәдәге дәресләрне атнаның башка көненә күчереп була. Шул ук вакытта җитәкчеләр барлык санитария нормаларын да үтәргә бурычлы.

Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: