Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь 2019, 10:57

Лагерь - үзе бер тормыш

Яшь авыргазылылар гәзитебез хәбәрчесенә җәйне ничек үткәрүләре турында сөйләде.

Түбәнге Бәгәнәш авылының матур урынында Галимҗан Ибраһимов исемендәге балалар ял һәм савыктыру лагеры урнашкан.
Лагерь нәрсәдән башлана? Кемдер иҗади эшләүче, тырыш вожатыйлардан яки яңгыравыклы речевкадан дияр. Ләкин капка янында безне җитди каравылчы каршы алды.
- Рөхсәтсез үткәрмим, - диде ул. Документлар күрсәтүне таләп итте. Бу дөрес тә. Балаларның хәвефсезлеге барсыннан да мөһимрәк. Тикшерү үткәч кенә эчкә уза алдык. Аннары безгә агач кармаклар тоткан бер төркем кызлар һәм малайлар очрады. Якында гына урнашкан күлгә китеп баралар икән, анда зур булмаган алабугалар тотып була.
Лагерьдагы тормыш расписание буенча бара. Иртән иртүк зарядка, көндезен - кызыклы конкурслар, кичен - дискотека, спорт ярышлары. Тәмле иртәнге аш, тамак ялгап алу, төшке аш һәм татлы көндезге йокы.
Ә кичен алар иртәгә тагын да яңа маҗаралар көтәсен белеп йокларга яталар.
Беренче смена ахырына якынлаша. Төрле вакыйгаларга бай мизгел балаларның хәтерләрендә озак сакланыр. Алар турында безгә дә сөйләделәр. Мәсәлән, янгын сүндерүчеләр белән очрашканда заманча техника белән танышканнар, кул белән тотып караганнар, хәтта янгын сүндерү машинасының шлангын кулларына алып, үзләрен коткаручылар дип күз алдына китергәннәр. Бала-чаганың иң яраткан шөгыле - шешәләрдән һәм пистолетлардан су сиптерү. Бу эссе көннәрдә күңелләрне күтәреп җибәрә, җанлылык өсти. Ә яшүсмерләр арасында иң популяр конкурс - «Лагерь миссы».
Һәр экскур-сиядән балалар яңа тәэссоратлар белән кайталар. Отрядлар Әмзә авылындагы фермер хуҗалыгында булдылар. Анда терлекләрне дөрестәрбияләү серләре белән таныштылар. Уфа шәһәрендәге аквапаркка бару - иң көтеп алынган вакыйга булды. Авылда яшәгән һәр бала да башкала аквапаркының аттракционнарына бара алмый бит. Аннан балалар арып кайтсалар да, бик канәгать калдылар.
Балаларның ялын лагерь директоры Рамазан Мөхәммәтшин, өлкән тәрбияче Динара Гайфуллина, тәрбиячеләр Татьяна Кашкарова, Аделина Газизова, Виктория Михайловалар оештыра. Сәламәтлекләре сагында - шәфкать туташы Флүзә Мөхәммәдьярова.
Лагерь - үзе кечкенә дөнья. Монда яңа ачышлар ясала, яңа дуслар табыла.
Читайте нас: