Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь 2019, 10:14

Бюджет урыннары кимерме?

Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә югары уку йортларында бюджет урыннары саны кимиячәк икән дигән хәбәр күпләрне борчуга салмый калмагандыр.

Шөкер, бу дөреслеккә туры килмәгән хәбәр булып чыкты. Бу җәһәттән кичә Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитет җитәкчесе Вячеслав Никонов вузларда бюджет урыннары кыскартылу көтелми дигән юанычлы хәбәр ирештерде. “Мондый хәл булмасын өчен мәгариф турындагы законга үзгәреш кертергә кирәк. Чөнки, шуңа ярашлы, 17-30 яшькә кадәрле һәр 10 мең яшь кешегә вузларда 800 бюджет урыны булырга тиеш”, – дип белдерде депутат.

Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны арта бара, шуңа күрә югары уку йортларында бюджет урыннары санын да арттырырга кирәк. Депутат фикеренчә, Русиягә гыйлемле кешеләр күбрәк кирәк, ә киресенчә түгел.

Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: