Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 июль 2019, 17:14

Аттестатсыз калган укучылар саны арткан

Республикада 24 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда ике мәҗбүри фәннәрне — математика һәм урыс теле буенча имтихан тапшыра алмаган.

Бу укучылар быел аттестатсыз калачак. Бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә белдерде.
Былтыр сынауны үтә алмаган укучыларның саны шактый аз булды — йомгаклау аттестациясен 9 кеше генә тапшыра алмады. Бу фәннәр буенча БДИны алар көз янә тапшырып карый ала.


Быел республикада БДИны 19787 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Телефон һәм шпаргалка кулланганнары өчен 10 кеше имтиханнан чыгарылып җибәрелгән. Аларның эшләре юкка чыгарылган.


Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: