Үзгәрешләр күп түгел, ләкин алар имтихан тапшыруны авырлаштыруга юнәлтелгән.
Мәсәлән, физикадан тулы җавап таләп иткән 5 бирем урынына алтау булачак. Астрофизика элементлары буенча биремдә яки 2яки3 дөрес җавап булачак (2 иде). Аларның ничә икәнен имтихан бирүче үзе ачыкларга тиеш.
Рус теле, тарих, география буенча кайбер биремнәрне бәяләү үзгәртелә.
Математика,химия,биология, информатика,әдәбият һәм чит телләр буенча биремнәр үзгәрешсез калачак.
Тәкъдимнәрегезне 1 октябрьгә кадәр fipi@fipi.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
Фото ачык чыганактан алынды.