Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 август 2019, 01:11

Укытучыларның эше кимерме?

Башкортстан Дәүләт җыелышы- Корылтайда укытучыларның артык кәгазь эше мәсьәләсе тикшерелде.

Мәгариф, мәдәният, яшләр сәясәте һәм спорт комитеты каршындагы экспертлар советында укытучыларга югары ведомстволарның хезмәтен дә башкарырга туры килә дип билгеләнде.
“Аларның эшчәнлеген “өстән” күзәтү күптөрле отчетлар төсендәге үз үзләрен контрольләү белән алмаштрылган. Нәтиҗәдә – артык “кәгазь”эше, аларның эшчәнлеген читтән объектив бәяләү җитмәү. Моңардан тыш, укытучыларга методистлар вазифасы да йөкләтелгән”,- дип аңлатты республика парламенты спикеры Константин Толкачев.
Совет әгъзаларының “Русия Федерациясендә мәгариф турындагы” Федеральзаконның 6 һәм 8 статьяларына төзәтүләр кертүне тәкъдиме булды. Ул 28 августка кадәр кабул ителәчәк.
Башинформ
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: