Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 август 2019, 02:18

М. Акмулла исемендәге педагогия университеты лидерлар әзерли торган мәгариф проекты башлый

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан үткәрелә торган белем бирү проекты гамәлгә ашырыла башлый.

Программа 26 августта башланып, 5 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасы сайты Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бу – җәмгыятьнең теге яки бу тармакларында фикер лидерларына әверелгән шәхесләрне үстерү өчен булдырылган махсус проект. Оештыручылар әйтүенчә, җәмгыять тарафыннан танылган лидерлар Чишмә районының Салих авылында җыелачак һәм профессионаллардан уңышлы киләчәк төзү буенча гамәли күнекмәләр алачак.
Лидерлар мәктәбе проектында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре дә, яшь имам-хатыйблар да катнаша. Курслар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылачак.
Проектның максаты – шәһәр, хәтта республика күләмендә теләсә нинди проблеманы нәтиҗәле хәл итәргә һәм креатив фикер йөртергә сәләтле лидерлар командасы төзү
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192096/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: