Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2019, 14:29

Чыгарылыш сыйныф укучылары декабрьдә язачак сочинение темалары билгеле булды

Россия Мәгариф министры Ольга Васильева 11 сыйныфлар өчен рус теленнән йомгаклау иншасы темаларын әйтте.

Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.
Алар арасында "Сугыш һәм солых - бөек китапның 150 еллыгына", "Өмет һәм төшенкелек", "Игелек һәм явызлык", "Горурлык һәм басынкылык", "Ир-ат һәм хатын-кыз" темалары бар. Бу темаларны Наталья Солженицына рәислегендәге Йомгаклау иншасын уздыру комиссиясе мәсьәләләре советы раслаган.
Йомгаклау иншасын 11 сыйныфлар декабрьдә яза. Аның нәтиҗәләре буенча Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен рөхсәт бирелә. Инша темасы 15 минут алдан билгеле була. Эшләр "зачет"-"незачет" форматында бәяләнә.
https://intertat.tatar/copayjavap/11-syynyflar-dekabrd-yazasy-yomgaklau-sochineniesend-nindi-temalar-bulachak/
https://yandex.ru/images/search?
Фото:rom=tabbar&text=%D0%95%D0%B3%D0%B5&pos=14&img_url=https%3A%2F%2Finkyiv.net%2Fwp-content%2Fuploads%2F2019%2F01%2F1495207838_9-7.jpg&rpt=simage
Читайте нас: