Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2019, 11:31

Педагоглар династиясе

Педагог һөнәре миңа балачактан якын. Нәнәм, әниемнең апасы һәм әнием гомерләрен мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүгә багышлады. Шуңа күрә мин дә һөнәрне озак сайламадым. Тәрбияче булуым алдан билгеле иде.

Безнең династиягә нигез салучы - нәнәм Гәүһәр Ибәтуллина. Ул 1929 елда дөньяга килгән. Аның балачагы авыр елларга туры килә. Биш яшьлек чагында энесе белән әнисез калалар. Яшь кенә килеш өлкәннәр белән бергә колхозда хезмәт сала. Сугыштан соңгы елларда ул күп михнәтләр кичерә. Башкалар белән беррәттән, урман кисү, таң белән печән чабу эшләренә йөри... Пенсиягә чыкканчы, егерме елдан артык Талбазы авылының 1 санлы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Үзенең йөрәк җылысын балаларга өләшә. Гәүһәр Мөхәммәтгалим кызын элекке тәрбияләнүчеләре, коллегалары хөрмәт белән искә ала. Ул гадел, изге күңелле, тыйнак, итагатьле хатын-кыз була. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Өлкән кызы Зәйтүнә Ибә-туллина да (Кашапова) әни-сенең сукмагыннан китә. Уфа шәһәрендәге 1 санлы педагогия училищесын тәмамлап, Талбазы авылының 2 санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Мөдир хаклы ялга киткәч, аның вазифасына Зәйтүнә апаны билгелиләр. Җитәкче бердәм, тату коллектив туплый. Бернәрсә дә җиңел бирелми. Һәрвакыт тауга менгән сыман, кыенлыклар аша алга бара. Ул җитәкләгән балалар бакчасы районда мәктәпкәчә учреждениеләр арасында үткәрелгән смотр-конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулый.
Зәйтүнә Бәхтигәрәй кызы башкалардан да эшкә намуслы караш таләп итә. Халык мәгарифе алдынгысы, хезмәт ветераны З.Ибәтуллина быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели.
Әнисенең, апасының үрнәгендә әнием Галия Ибәтуллина да (Хантимерова) педагог һөнәрен сайлый. Әнием таләпчән, гадел кеше. Ул үзе эшләгән Талбазы авылының 1 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен өлкәннәрне һәм бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә. Галия Бәхтигәрәй кызын эш сөючәнлек, сабыйларны тәрбияләүдә яңа формалар эзләү кебек сыйфатлар аерып тора. Районда аны белмәгән тәрбияче юктыр. 43 елдан артык гомерен педагогия хезмәтенә багышлады. Коллегалары һәрвакыт аның ярдәмен тоя, ул һәрберсенә җылы сүзен таба белә. Авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен дә әни дус һәм киңәшче була. Быел халык мәгарифе алдынгысы Г.Ибәтуллина 65 яшьлек юбилеен билгели. Ул бүген дә минем укытучым булып кала.
Мин Талбазы авылының 4 санлы балалар бакчасында эшлим. Бөтен күңел җылымны тәрбияләнүчеләргә бирәм. Балалар бакчасы - минем икенче йортым. Анда мине көтәләр, яраталар, хөрмәтлиләр. Безнең төркемдә җылы атмосфера хөкем сөрә.
Балаларның үсеше өчен бу бик мөһим. Аларга уңайлы шартлар тудырырга тырышам, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлим. „Ата-аналар почтасы”, „Ышаныч телефоны”, „Түгәрәк өстәлләр”, гаилә белән очрашулар оештырам.
Балаларның бәхетле елмаюыннан күңелем шатлана. Алар монда үзләрен яратуларын, аларга ышануларын, киңәшләренә игътибар итүләрен сизәләр.
... Нәнәйләр чорыннан күп вакытлар үтеп киткән. Тәрбия һәм белем бирү принциплары үзгәргән... Бөтенесе дә башкача кебек. Әмма без, яшь буын, ата-бабаларыбыз кебек, үз эшебезне, тәрбияләнүчеләрне яратабыз. Һәр балада беренче чиратта шәхес күрергә, аңа кыйммәтле көршәккә белем генә түгел, киләчәк тормыш өчен бөтен кирәк булган нәрсәләрне сала барырга тырышабыз. Өч кызымның берсе минем сукмактан китеп безнең педагоглар династиясен дәвам иттерер, дип өметләнәм.
Г.ХӘМИДУЛЛИНА.
Читайте нас: