Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, төбәктә коронавирус аркасында югары әзерлек режимы кертелгәнлектән, әлеге вакытта укучыларның өйдә торуын һәм аларның җәй көне укуларын дәвам итәргә мөмкин булуын белдерде. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
"Теоретик яктан бу мөмкин. Бу хәлнең беткәнен көтәргә кирәк, аннары инде карар кабул итәчәкбез. Беркем дә балаларга артык йөкләнеш өяргә җыенмый, әмма уку программасыннан бу кадәр артта да калдыра алмыйбыз. Яисә балаларга киләсе уку елында зур йөкләнеш биреләчәк", — диде Воробьев Instagram-аккаунтының туры эфирында, Балашихада яшәүче хатынның, карантин аркасында җәй көне укыту дәвам итәчәкме, дигән соравына җавап итеп.