Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май 2020, 23:00

Уку елы кайчан тәмамланыр?

Бүген республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстанда уку елының кайчан тәмамланачагы игълан ителде.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, башлангыч 1-4нче сыйныфлар уку елын — 22 майда, 5-11нче сыйныф укучылары 29 майда тәмамлаячак.

“Мин бу уку елын укып бетерүебез яклы”, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ул БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты. Гаджетлар белән тәэмин ителмәү начар нәтиҗәләргә сәбәп булырга тиеш түгел, дип ассызыклады республика Башлыгы.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Uku-eli-kaychan-t-mamlanachak-256147/
Читайте нас: