Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 Май 2020, 13:00

Имтиханнар июньдә бумаячак

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, коронавирус эпидемиясе аркасында БДИны җәй азагы-көз башында үткәрү генә хәвефсез булачак, дип белдерде.

— Июнь аена исәп тотарга да ярамый. Әгәр коронаврирус белән бәйле хәл мөмкинлек бирсә, бәлки, бу август-сентябрь булыр, —ди Мурашко. Министрның сүзләрен ТАСС китерә.

Русиядә БДИ 8 июньдә башланыр дип көтелә иде. Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов, БДИ үткәрү сроклары май бәйрәмнәреннән соң билгеле булачак, дип белдергән иде.
Башинформ
Читайте нас: