Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 Май 2020, 13:15

Балалар лагерьлары кайчан эшли башлый?

Башкортстанда балалар лагерьлары 13 июльдән эшли башлаячак.

Шәһәр яны лагерьларында 21 көнлек ике смена яки 14 көнлек өч смена оештырылачак. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров белдерде.

Балалар ялы оешмаларының эшчәнлеге һәм җәйге сезонга әзерлеге 28 марттан 1 июньгә кадәр, коронавирус таралуга бәйле чикләү чаралары кертелү аркасында вакытлыча туктатылды. Сәламәтләндерү оешмаларына юлламалар сату да туктатылды.
“Әлеге вакытта республика территориясендә урнашкан балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрын формалаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көнгә эшкә планлаштырылган 2630 лагерьның 2081е реестрга кергән. 549 лагерь кермәгән, аларга санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алырга кирәк. Бу процедура Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләренең урыннарга барып җитмәвенә бәйле рәвештә туктатылды”,— дип билгеләп үтте вице-премьер.
Фәнүр Ягафәров, шулай ук, ата-аналар сатып алган юлламаларны кире кайтару мәсьәләсенә дә тукталды. Алар өчен я акчаны кире кайтару, я башка сменаны сайлау мөмкинлеге каралган.
Барлык лагерьлар да һаваны зарарсызландыру, контактсыз термометрлар һәм антисептик чаралар белән тәэмин ителергә тиеш. Моның өчен 1402 мәктәп яны лагере өчен 11 миллион 216 мең сум акча кирәк булачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров балалар лагерьларын ремонтлауга акча тулысынча бүленүен билгеләде, әмма аңа экономияле карарга кирәклеген ассызыклады.
Читайте нас: