Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июнь 2020, 21:20

Быел балалар ничек оештырыла?

Айбулат Хаҗин белдерүенчә, 1 июльдән 2 меңнән артык сәламәтләндерү лагере ачылуга әзер.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-режимда чираттагы “Мәгариф сәгате”н үткәрде.

Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә халык мәгариф темасы буенча нинди мәсьәләләр күтәрүе турында сөйләде. Алар арасында – дистанцион укытуны оештыру өчен интернетның өзлексез эшләвен тәэмин итү, яңа төзелешләрдә белем бирү учреждениеләре булдыру, шулай ук балалар бакчалары эшен яңарту турында мөрәҗәгатьләр.
– Коронавирус инфекциясенә бәйле белән хәл әлегә кадәр тотрыклы түгел, шуңа күрә балалар бакчаларын ачарга ашыкмаячакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр исәбенә хәлдән чыгабыз.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, Мәгариф һәм фән министрлыгына балалар өчен мәктәп спорт мәйданчыкларыннан файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
3 июльдә республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Җитди сәбәпләр аркасында аларны июльдә тапшыра алмаучылар өчен августта өстәмә чор каралган. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, имтиханнарны кабул итүнең барлык пункт­ларында да санитар контроль тәэмин ителгән. Чыгарылыш кичәләренә килгәндә, быел пандемия аркасында алар бөтен ил буенча 27 июньдә онлайн-форматта узачак.
Июньнең өченче декадасында вузлар укырга керүчеләрдән документлар ала башлаячак. Беренче чиратта ташламалары булган студентларны кабул итәчәкләр.
– 2020-21 уку елына 11 меңнән артык бюджет урыны бүленде. Бу узган елга караганда 1073кә күбрәк, – диде М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов. – Абитуриентның һәм кабул итү комиссиясенең аралашу төре максималь рәвештә онлайнга күчереләчәк. Укырга керүчеләр кабул итү турында гариза һәм кирәкле документларны югары уку йортлары сайтлары аша электрон рәвештә җибәрә ала.
Республика Башлыгы министрлыкка муниципалитетлар белән берлектә интернетка тоташтырылмаган авыл абитуриентларына вузларга документлар тапшыруда ярдәм итәргә кушты.
Айбулат Хаҗин белдерүенчә, 1 июльдән 2 меңнән артык сәламәтләндерү лагере ачылуга әзер. Аларның хезмәткәр­ләре вахта ысулы белән ябык режимда эшләячәк. Ата-аналар шимбәсе булмаячак. Санитар контроль максималь дәрәҗәдә оештырылачак.
Шул ук вакытта, республикада онлайн-сменалар актив старт алды. 70 меңнән артык бала интерактив конкурсларда һәм квестларда катнаша. Башкортстанның онлайн-сменалар тәҗрибәсе Русия Мәгариф министрлыгында югары бәя алды – республика проектлары федераль ресурсларда урнаштырылды.
Башкортстан Башлыгы Илеш районының “Орленок” лагерында эшнең ничек баруы белән кызыксынды. Ул билгеле Бөтенрусия лагерьларының Башкортстандагы аналогы булачак.
– Көз ахырына без аны модернизацияләүне тулысынча тәмамлыйбыз, торак һәм уку корпуслары, спорт зонасы, азык-төлек блогы, бассейн һәм башка объект­лар төзибез, – дип хәбәр итте министр.
Читайте нас: