Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июнь 2020, 14:45

Аттестатлар кайчан биреләчәк?

Тиешле боерыклар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Мәгариф министрлыгы 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына аттестатлар бирү, “Укудагы аерым уңышлары өчен” медальләре белән бүләкләү, шулай ук 2020 елда мәктәп укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен раслады. Тиешле боерыклар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да аттестатларны 15 июньгә кадәр алачак, ә БДИны вузга укырга керергә теләүчеләр генә тапшырачак.
Министрлык боерыгы нигезендә, мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны һәм аңа кушымтаны барлык фәннәр буенча да “канәгатьләнерлек” билгесе һәм урыс теле буенча йомгаклау иншасы (изложение) өчен “зачет”ы булган унберенче сыйныф укучылары алачак. Тугызынчыларның исә урыс теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен “зачет”ы булырга тиеш.
Читайте нас: