Әлегә Башкортстанның җиңел сәнәгать ассоциациясе һәм УГНТУ тарафыннан мәктәп формасы коллекциясе оештырылган, аны эшләгәндә балаларның өстенлекләре дә, техник таләпләр дә исәпкә алынган. Мондый комплектның бәясе дүрт мең сумнан артмый.
- Идея бик яхшы, мин аны хуплыйм. Әйдәгез, экспериментны 2024 елга кадәр озайтыйк, аның барышы турында миңа хәбәр итегез, ә анда карарбыз, -диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.