Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июль 2020, 11:39

Бу ел азагына кадәр мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк

Роспотребнадзор федераль идарәсендә пандемия шартларында балалар бакчалары, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм башка балалар оешмалары эше буенча тәкъдимнәр эшләнде.

Хокукый мәгълүматның интернет-порталында бастырылган документта аларның 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачагын билгеләп үтелде.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте карарында әйтелгәнчә, әлеге чорга кадәр барлык массакүләм чаралар да балалар белән эш башкаручы теләсә нинди оешмалар өчен тыелган. Моннан тыш, төп кагыйдәләр арасында учреждениегә кергән барлык кешенең тән температурасының мәҗбүри үлчәп журналга күрсәткечләрне кертү.
Җыештыру, өслекләрне дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыру – болар барысы да үзгәрешсез һәм мәҗбүри булып кала. Әмма шулай ук гомуми яки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә азык әзерләүдә һәм таратуда катнашучылар битлек кияргә һәм савыт-саба юу машиналарында савыт-саба юу өчен максималь температураны кулланырга, йә дезинфекция чаралары белән кул белән юарга тиеш булачак, дип билгеләп үтелде.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында мәҗбүри дизенфекцияләү гомуми файдалану урыннарында гына түгел, ә уенчыкларда да үткәрелергә тиеш, өстәвенә, көн саен.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәр сыйныф аларга беркетелгән бүлмәдә барлык фәннәр буенча укыячак. Химия, физика, физкультура дәресләре генә искәрмә булырга мөмкин.
Читайте нас: