Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июль 2020, 14:09

Укытучыларның август киңәшмәсе дистанцион формада узачак

Тиешле боерыкны республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалады

Башкортстанда мәгариф буенча республика август киңәшмәсе беренче тапкыр дистанцион төрдә узачак. Тиешле боерыкка республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Традицион педсоветны дистанцион режимда үткәрү тәкъдиме белән Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чыкты.
Ведомствога Уфа шәһәре хакимияте, Мәгарифне үстерү институты, Югары уку йортлары ректорлары советы һәм Урта махсус уку йортлары директорлары советы белән берлектә киңәшмәне фәнни-методик һәм оештыру ягыннан әзерләү һәм үткәрү йөкләнде.
Оештыру комитетын Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров җитәкли.
Читайте нас: