Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 июль 2020, 13:50

Русиядә БДИ буенча югары баллы эшләр арткан

Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, 3 июльдә узган БДИның башлангыч нәтиҗәләре уртача һәм югары балллы эшләр санының артуын күрсәткән.
Әйтик, география буенча БДИның уртача баллы 2,9 ка арткан. 107 кеше фәнне 100 баллга тапшырган.
Әдәбият буенча БДИ тапшыручыларның уртача баллы да узган ел белән чагыштырганда 2,9% ка арткан. Югары балл җыючылар 4,6% ка артты, ә эшләр саны берьюлы 100 баллга 1,5 тапкырга, 1 154 ка кадәр артты.
Информатика буенча БДИ нәтиҗәләре узган ел дәрәҗәсендә калды диярлек.
Читайте нас: