Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 август 2020, 10:51

Балалар бакчалары ачылырмы?

Башкортстан Фән һәм мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бүлеге җитәкчесе Алина Галина социаль челтәрләрдә республикада балалар бакчаларының кайчан ачылачагы турында язган.

Республикада балалар бакчалары Ковид-19 аркасында ябылганнар иде. Берничә бакчада дежур төркемнәр генә эшләде.
Власть әһелләре бөтен мәгариф оешмаларының да пандемияне җиңүнең икенче этабына күчкәч кенә ачылачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Башта 1 июльдә ачырга планлаштырылды.
“1 сентябрьдән балалар бакчалары элеккеге режимда эшли башлаячак, - дип комментария биргән Алина Галина. – Әмма бөтен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп”.
Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, республикада 1027 балалар бакчасы бар.
Читайте нас: