Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август 2020, 12:48

Белем көне нинди булачак?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең сайтында 2020 елда 1 сентябрьдә республика мәктәпләрендә тантаналар үткәрү турында методик тәкъдимнәр бастырды

Документтан күренгәнчә, Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларга 1, 9, 11нче сыйныф укучылары, һәр параллель өчен төрле вакытта кертеләчәк. Тантаналы линейкалар үткәннән соң, әлеге сыйныф укучылары мәктәпкә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенрусия ачык онлайн-дәресендә катнашу өчен үзләренә беркетелгән кабинетларга бара. Аннан соң сыйныф җитәкчесе 2020 елда мәктәптә белем бирүнең үзенчәлекләре турында сыйныф сәгате үткәрә.
2, 8, 10нчы сыйныф укучылары өчен тантаналы линейкалар үткәрелми, 1 сентябрьдә укучылар мәктәпкә килми.
Алар өчен Белем көне дистанцион форматта түбәндәге режимда оештырыла:
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән "Ачык дәрес" − 10.00 сәгатьтә башлана;
- укучыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенрусия ачык онлайн-дәрескә тоташтыру;
- 2020 елда мәктәптә дистанцион форматта укыту үзенчәлекләре турында сыйныф сәгате.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Belem-k-ne-nindi-bulachak-418274/
Читайте нас: