Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 16:23

Мәктәп укучысының сумкасы ничә кило булырга тиеш?

Русия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп балаларының сумкасының авырлыгы турында тәкъдимнәр чыгарды

Дәреслекләр һәм уку-язу әсбаплары салынган мәктәп рюкзагының авырлыгы 9-11 класс укучылары өчен 4 килодан, 1-2 сыйныфлар өчен 1,5 килодан артмаска тиеш. Бу турыда Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Сумканың төп критерийлары:
*киң,
*каешының озынлыгы көйләнә, анда аммортизацияли торган катлам бар,
*аркасы каты һәм деформацияләнми торган,
*яктылык кайтаргыч элементлары бар.
Башлангыч сыйныфлар өчен көн саен мәктәпкә алып бара торган уку-язу җайланмалары 700 граммнан, өлкән һәм урта сыйныф укучыларының уку-язу кирәк-яраклары 1 килодан артмаска тиеш.
Дәреслекләр һәм язу әсбапларының көндәлек комплектының авырлыгы түбәндәгечә булырга тиеш:
*1-2 сыйныфлар — 1,5 кило,
*3-4 сыйныфлар — 2 кило,
*5-6 сыйныфлар — 2,5 кило,
*7-8 сыйныфлар — 3,5 кило,
*9-11 сыйныфлар — 4 кило.
Роспотребнадзор бала өчен өс киеме, аяк киеме, уку әдәбияты сайлаганда маркировкаларга карарга да киңәш итә. Табигый тукымалар һәм материаллардан эшләнгәннәрен алыгыз.
«Балалар өчен кием сайлаганда ата-аналар аның тышкы кыяфәтенә генә игътибар итәргә тиеш түгел. Беренче урында җылылык үзлекләренә, тегелешенә, уңайлылыгы һәм җиңеллегенә карарга кирәк. Кием баланың хәрәкәтен чикләргә тиеш түгел, ул тиренең физиологик функцияләрен бозмасын. Тукыма суларга, суны һәм су парларын җиңел йотарга, күп тапкыр югач һәм үтүкләгәч рәвешен бозмаска тиеш», диелә хәбәрдә.
Тулырак:https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-09-2020/m-kt-p-ukuchysyny-sumkasy-nich-kilo-bulyrga-tiesh-5767672
Читайте нас: