Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 15:58

Предуниверсарий укучыларны көтә

Республикада беренче медицина предуниверсарие ачыла

28 августта Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты арасында өчьяклы килешүгә кул куелды.
Килешүгә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, БДМУ ректоры Валентин Павлов һәм гимназия-интернаты директоры Илнур Салихов кул куйдылар.
Әлеге килешү кысаларында Рәми Гарипов исемендәге республика гимназия-интернаты каршында “БДМУ Класс” һәм Укыту-симуляция үзәге төзеләчәк.
Гимназиянең 10 һәм 11нче сыйныф укучылары, урта гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итеп, индивидуаль фәнни-гамәли эш белән профильле фәннәр буенча югары уку йортлары системасын берләштерү мөмкинлеге алачак. Мәҗбүри гомуми белем бирү программасыннан тыш, предуниверсарийда һәр укучы биология һәм химия өлкәсендә фәнни проектлар белән актив шөгыльләнә алачак.
Предуниверсарийда уку гимназия тәмамлаучыларга урта гомуми белем турындагы аттестат кына түгел, ә республиканың медицина югары уку йортына керү өчен кирәкле җитди әзерлек тә тәэмин итәчәк.

Фото: education.bashkortostan.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Preduniversariy-ukuchilarni-k-t-434732/
Читайте нас: