Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2020, 17:13

Дистанцион белем алуга гына күчәрбезме?..

Русия Президенты Владимир Путин мондый "имеш-мимешләр"гә ачыклык кертте

Уку елы гадәти фрматта башланды, әмма дистанцион укыту турындагы имеш-мимешләр һаман да танмый. Еш кына: "Озакламый традицион укыту юкка чыгарга мөмкин, балалар дистанцион белем генә алачак", дигән сүзләргә ышанырга кирәкми. Моны ил Президенты Владимир Путин да үз чыгышынла ассызыклады.
- Безнең илдә беркем дә тулысынча дистанцион укытуга күчәргә җыенмый. Бу уку алымы безнең максатка ярашлы түгел, һәм, кабатлам әйтәм, мондый планнар юк, - диде Путин.
Президент, дистанцион алым традицион ысулны алыштыра алмый, дип өстәде.
Фото:materinstvo.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Distantsion-belem-aluga-gina-k-ch-rbezme-437211/
Читайте нас: