Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2020, 18:27

Коронавирус төзелешкә үзгәрешләр кертте

Республикадагы иң зур мәктәп Уфаның Инорс микрорайонында төзелә

Яңа мәгариф үзәгенә ​​балалар бакчасы һәм ябык спорт комплексы керә. Төзелешне ике ел эчендә тәмамлау планлаштырыла. Балалар өчен бина файдалануга тапшырылган инде. Балалар бакчасы 345 урынга исәпләнгән. Балалар бакчасы мәгариф үзәгенең бер өлеше генә. Бу мәктәп республикада иң зуры булачак. Анда 1650 укучы белем алачак.
Булачак дүрт катлы мәгариф үзәгендә төзелеш эшләре башлангыч мәктәп бинасында гына тәмамланган. Урта мәктәп һәм спорт блокларын төзү эшләре дәвам итә. Кышка кадәр җылылык торбалары өчен җир казыйлар. Эшчеләр җылыда бинаның эчке эшләрен башкара алачак.
Төзүчеләр яңа мәктәпне 2021 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Башкаланың иң тиз үсә торган районнарның берсе булган Инорс кешеләре, бу мәктәп төзелешен тәмамлануны түземсезлек белән көтәләр. Мәктәпләр җитешмәү проблемасы монда яңа түгел. Яңа мәгариф үзәге аны тулысынча чишәчәк.
Иң зур мәктәпне төзеп, файдалануга тапшыру Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Koronavirus-t-zeleshk--zg-reshl-r-kertte-438074/
Фото: ufacity.info
Читайте нас: