Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 сентябрь 2020, 17:47

Россиядә мәктәпкә кабул итү шартлары үзгәрде

22 сентябрьдән балаларны Россия мәктәпләренә кабул итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

Яңа шартлар быелның 2 сентябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды.
Иң төп яңалык – балалар бертуган апа-абыйлары укый торган мәктәпкә кабул ителәчәк. Иң беренче чиратта, нәкъ менә алар мәктәпкә керү хокукына ия булачак.
Балаларны мәктәпкә яздыру вакыты да үзгәрде. Әгәр элек ул 1 февральдән булса, хәзер документлар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Бала мәктәпкә 6,5 яшьтән соң, әмма 8 яшьтән дә соңга калмыйча керергә хокуклы. Кире очракта, ата-анадан гариза һәм мәктәптән рөхсәт таләп ителәчәк.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-mktpk-kabul-it-shartlary-zgrde
Читайте нас: