Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 сентябрь 2020, 12:44

Яраткан укытучыңа ихлас теләкләр юлла!

Мәгариф министрлыгы Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрде

10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында яраткан укытучыларны фотолар һәм видеороликлар белән котларга мөмкин.
Акциядә катнашу өчен укытучы белән төшкән үз фотографияңне яки видеороликны “Инстаграм”, “ВКонтакте” яки “ТикТок” социаль челтәр­лә­рендә: #минем укытучым2020, #мойучитель, #минпросвещениярф хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Фото яки ролик астында шулай ук рәхмәт сүзләре язылган пост урнаштырырга яки яраткан педагог белән бәйле кызыклы тарихны теркәргә дә мөмкин.
Басмаларда иҗат элементлары булса, тагын да яхшырак. Мәсәлән, укучылар бии, җырлый яки шигырь укый.
Иң кызыклы постлар Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрендә бастырылачак, ә иң яхшы өч басма авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iskra/Yaratkan-ukituchi-a-ihlas-tel-kl-r-yulla-474930/
Читайте нас: