Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2020, 14:09

Коронавирус белн авырган укучы мәктәпкә йөргән

Башкортстанда шәфкать туташын судка биргәннәр

Хәйбулла районында шәфкать туташын санитар-эпидемиологик
иминлек өлкәсендә хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарттырганнар.
Акъяр авылында 11нче сыйныф укучысы, вирус йогышы билгеләре
булуга карамастан, берничә көн дәвамында дәресләргә йөргән. Укучы
дәресләрдән читләштерелмәгән, башкалардан изоляцияләнмәгән.
Зилаер районара суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,
медицина хезмәткәре мәктәп укучысын медицина күзәтүе белән
тәэмин итмәгән; йогышлы авыруларны исәпкә алу журналында
унберенче сыйныф кызының коронавирус турында лаборатор
расланган мәгълүматы юк. Журнал үзе тегелмәгән, номерланмаган,
медхезмәткәр үткән еллардагы журналны тәкъдим итеп маташкан.
Моннан тыш, кулларны зарарсызландыру өчен кулланыла торган
антисептик чаралар дәүләт теркәве узмаган, ә мәгариф
учреждениесендә туклануны оештыру буенча эпидемиологик тикшерү
уздырылган көннең тәүлеклек пробасы алынмаган.
“Роспотребнадзор”ның территориаль бүлегендә медицина
хезмәткәренә карата административ хокук бозу турында беркетмә
төзелгән. Суд шәфкать туташын гаепле дип тапкан һәм аңа 7500 сум
күләмендә штраф билгеләгән.

Фото: Moskva.bezformata.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Koronavirusli-
ukuchi-m-kt-pk-y-rg-n-589948/?
utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: