Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2020, 22:36

Читтән торып уку өстәмә генә булырга тиеш

Бүген, 18 декабрь, онлайн брифинг вакытында Мәгариф министры Айбулат Хаҗин мәктәп балалары өчен дистанцион уку нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аның сүзләре буенча, узган елның дүртенче чирегендә, читтән торып уку белем дәрәҗәсенең кимүенә китергән. Моны диагностик эш нәтиҗәләре раслый. Шул ук вакытта, мәктәп укучылары арасында коронавирус авыруының кимүе сизелми. Шуңа карамастан, укуны белем йортларында дәвам итәргә кирәк. Министрлыкның төп бурычы - белем сыйфатын югары дәрәҗәдә тоту.
“Дистанцион уку -тулы вакытлы белемне алыштыра алмый. Укытучы белән шәхси элемтәдә булган балалар гына шәхес булып формалаша ала. Белем сыйфаты төшү бар, бу критик түгел, ләкин безнең өчен бу сигнал. Узган елда балалар аз белем алганнар", - дип аңлатты министр.
Моннан тыш, Айбулат Хаҗин мәҗбүри дистанцион уку мәгариф системасына йогынты ясавын ассызыклады һәм ул белем алу, элеккечә булмаячак, дип нәтиҗә ясады.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Chitt-n-torip-uku-st-m-gen-bulirga-tiesh-598319/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: