Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2020, 00:49

Ел әйләнәсенә эшләүче балалар лагерьлары ачыла

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумында шәһәр читендәге ел әйләнәсенә эшләгән муниципаль лагерьлар ачу өчен балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларын конкурс нигезендә сайлау тәртибе расланды.

"Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның күрсәтмәсенә ярашлы, 2021 – 2024 елларда балаларның ялын оештыру өчен ел әйләнәсенә эшләгән тугыз профилле лагер ачу күзаллана", – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин соңгы җиде елда шәһәрдән читтәге 42 лагерның республика казнасыннан 81,3 миллион ярдәмгә ия булганы турында сөйләде. Шул ук вакытта лагерларның 22 процентында корпуслар 50-100% ка иске. Алардагы ял итү шартлары да уртачадан түбәнрәк. Лагерларның күпчелегендәге матди-техник базасы яңартуга мохтаҗ. Ел әйләнәсенә эшчәнлекне тәэмин итү өчен даими хезмәткәрләр штаты да кирәк.
Әле Илеш районындагы "Орленок" лагерында төзелеш-монтаж эшләре тамамланып килә
. Киләсе җәй ул ачылачак. Ел әйләнәсенә эшләгән лагерлар булдыруга конкурста тагын 12 муниципалитет катнаша.
Читайте нас: