Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2020, 00:40

Грантлар - 80 миллион сум

Башкортстан Башлыгының туган телләрне үстерүгә грантларының гомум суммасы үзгәрде.

Башкортстан Башлыгының туган телләрне үстерүгә грантларының гомум суммасы 80 миллион сумга кадәр артты.
Республика Башлыгының 2021 елда Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә грантлар суммасы 80 миллион сум тәшкил итәчәк. Республика Башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Хөкүмәткә финанслау чыганакларын билгеләү йөкләнде. Контроль Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенә йөкләнгән.
Элегрәк грантларның гомум суммасы 50 миллион сум тәшкил иткән иде.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Grantlar-80-millionga-kad-r-artti-609232/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=3235
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: