Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2020, 17:19

Имтиханнарда нинди үзгәрешләр?

Русия Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” 2021 елда 9 һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе турында игълан итте.

Киләсе елда Русия югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы - 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә БДИ чоры 12-17 июльдә узачак. Мондый срокларны мәгариф министры Сергей Кравцов игълан итте.
11нче сыйныфны тәмамлаучылар һәм БДИда катнашучылар өчен 2021 елда агымдагы эпидологик хәл булу сәбәпле, имтиханнарны вакытыннан алда үткәрү вакыты гамәлдән чыгарыла. 9нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда үткәрү чоры да гамәлдән чыгарылган.
Вузларга укырга кермәячәк укучыларга БДИ урынына урыс теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырырга кирәк булачак.
Киләсе елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ гамәлдән чыгарыла.
11нче сыйныф укучылары өчен БДИга керергә сынау булып торган йомгаклау иншасы апрель урталарында узачак.
Төп гомуми белем турындагы 9нчы сыйныф өчен аттестатлар ике мәҗбүри фән — урыс теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Киләсе елда 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханын фәннәрне сайлап тапшырмаячак.
Урыс теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе 24-28 майда узачак.
Имтиханнар киләсе елда да коронавирусны профилактикалау чаралары белән узачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Imtihannarda-nindi-zg-reshl-r-k-tel-610019/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: infoliepaja.lv
Читайте нас: