Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар 2021, 15:34

Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан мәктәпләргә документлар кабул итә башлау датасы да үзгәртелде.
Быел мәктәпләргә беренче сыйныф укучыларын кабул итү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Мәгариф министрлыгының "Башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында"гы 458 санлы яңа боерыгы чыкты.
Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән (кайбер төбәкләрдә аннан да иртәрәк) кабул итсәләр, быел 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Әгәр элек мәктәп баланы документлар тапшырылганнан соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актны, барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгарачак. Бу учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлгән гаиләләргә кагыла. Әгәр беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәпкә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә.
Ягъни принцип шундый: башта 30 июньгә кадәр барлык гаризалар җыела, аннары боерыклар чыгарыла.
Калган ата-аналар документларны 6 июльдән генә тапшыра ала.
Моннан тыш, документлар хәзер электрон рәвештә кабул ителәчәк. Гаризалар бланклары мәктәп сайтларында урнаштырылачак.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/obraz/Berenche-siynifka-kabul-it-kagiyd-l-re-zg-rde-625236/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото:Penza-gorod.ru
Читайте нас: