Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2021, 16:06

“Ел укытучысы” конкурсы кайчан була?

.

Коронавирус аркасында укытучыларның төп бәйгесе көне күчерелгән иде.
"Русия Ел укытучысы-2020" Бөтенрусия конкурсының федераль этабы 25 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Волгоград өлкәсендә узачак. Бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән 85 педагог катнашачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның йомгаклау этабы катлаулы эпидемиологик хәл аркасында 2021 ел башына күчерелде. Федераль этапны ачу тантанасы Волгоградта 25 гыйнварда булачак, конкурс сынаулары икенче көнне башланачак. Педагоглар “Методик остаханә”, “Дәрес” конкурс сынаулары барышында осталыкларын күрсәтәчәк, шуннан соң 15 лауреат билгеләнәчәк. “Сыйныф сәгате” һәм “Осталык дәресе” сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри конкурс призерлары бишлеген сайлаячак.
Финал чарасы 2 февральдә яңартылган форматта узачак. Матбугат конференциясе режимында призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогия югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәк. Сынау нәтиҗәләре буенча иң яхшы биш укытучы арасыннан җиңүче сайланачак.
Билгеле булуынча, “Русиянең Ел укытучысы-2019” конкурсында Волгоградтагы 55нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили җиңүче булды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/El-ukituchisi-
Фото:
ru.depositphotos.com
Читайте нас: