Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2021, 11:58

Мәктәпләрдә бушлай тукланалар

Авыргазы районының барлык 30 мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән сыйлыйлар.

Аларда мең ярымнан артык бала белем ала.

Өстәлдә салатлар, кайнар ашлар, төрле эчемлекләр, камыр ризыклары, җиләк-җимеш. Иртәнге аш 55 сум тирәсе тора.

Район мәгариф бүлеге һәм мәктәпләр хакимиятләре, балаларга уңайлы булсын өчен, ашханәләрне ремонтлау белән шөгыльләнәләр.

- Талбазы авылының 2 нче мәктәбенең башлангыч звенодагы ашханә корпусы үзгәрде. Ул заманча, уңайлы, яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Гыйлаҗетдинов. - Бу юнәлештә уку йортларында әле шактый эшләр башкарасы бар.

Лицей ашханәсен ремонтлау планлаштырыла. Проект-смета документлары бар инде. Монда зур финанс чыгымнары таләп ителә.

Чыганак: https://aurgazy.bashkortostan.ru/presscenter/news/
Читайте нас: