Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2021, 14:21

Укучыларга коронавирустан вакцина ясаламы?

.

Бу мәсьәләгә Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык кертте.
Мәктәп укучыларын коронавирустан вакциналау мәсьәләсе якындагы айларда әлегә тормый, дип белдерде сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин 22 гыйнварда Башкортстанда онлайн режимда узган Гомумреспублика ата-аналар җыелышында.
Аның сүзләренә караганда, бу этапта вакциналау каралмаган, чөнки балалар җиңел авырый, аларда авыру еш кына симптомсыз үтә. Халыкның өлкән категорияләрен вакциналау күпкә өстенлекле.
Җыелышка килгән сораулар буенча ата-аналарның фикере аерылды — аларның бер өлеше балаларны вакциналауны көтсә дә, күпчелеге каршы чыга.

Фото:
vogazeta.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Ukuchilarni-vaktsinalau-k-tel-me-645353/?utm_source=vk&utm_me
Читайте нас: