Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2021, 16:59

Туган телләр буенча олимпиада

Быел ул онлайн-форматта узачак.

Агымдагы елның 27-29 гыйнварында “Туган тел дөньясы” портал-навигаторында онлайн-форматта татар, чуваш, мари, удмурт телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узачак.
Олимпиада Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен ана теле һәм әдәбияты буенча тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру максатыннан оештырыла.
Жюри составына М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт университеты галимнәре, республиканың әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре укытучылары кергән.
Быел туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында Башкортстанның гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 292 укучы катнаша. Бәйгедә татар теле һәм әдәбияты буенча — 189, чуваш теле һәм әдәбияты буенча — 46, мари теле һәм әдәбияты буенча — 39, удмурт теле һәм әдәбияты буенча 18 укучы көч сынашачак.
Олимпиадада катнашучылар тест сорауларына җавап бирәчәк, үзләренең белемнәрен күрсәтәчәк, лексик-грамматик биремнәрне үтәячәк, олимпиаданың башка катнашучылары белән диалог төзиячәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Tugan-tell-r-buencha-o
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: