Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар 2021, 13:30

Авыргазыда мобиль технопарк эшли

.

Авыргазыда мобиль технопарк эшли
Башкортстан укучыларын "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында квадрокоптерлар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр.
Төбәктә мобиль технопарклар эшли башлады. Әлегә алар икәү. Шуларның берсе Уфа янында — Авыргазы районында ике атнага тукталды. Бу вакыт эчендә остазлар балаларны квадрокоптерлар белән идарә итәргә, аэро - һәм геоинформатикага өйрәтәчәк, шулай ук укучыларны виртуаль чынбарлык белән таныштырачак.
Авыргазы районының Толбазы авылы укучылары квадрокоптерлар белән үзләре дә идарә итә алды. Моңа аларны дипломлы геолог, “Һәр баланың уңышы” проекты остазы Ирина Сәлмәнова өйрәтте.
“Минем өчен балаларның яңа белем алуы мөһим, чөнки үзем дә авыл мәктәбендә укыдым, һәм безнең андый мөмкинлекләр юк иде. Һәм бу - авыл мәктәпләрендә укучы балалар өчен бик яхшы мөмкинлек", — ди Ирина.
Ирина Сәлмәнова белән бергә бирегә тагын берничә остаз килгән. Һәрберсенең технологияләр өлкәсендә үз юнәлеше бар. Кемдер - виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, икенчеләре робот техникасы белән таныштырачак, ә кемдер гео- һәм аэроинформатиканы өйрәнүдә ярдәм итәчәк. Мобиль технопарк эшчәнлеге республиканың 12 районыннан 200 меңнән артык мәктәп укучысын колачлаячак.
“Без балаларның техник юнәлештә үсү мөмкинлеге булмаган районнарга һәм мәктәпләргә барырга тырышабыз. чөнки аларда техник иҗат түгәрәкләре һәм юнәлешләре юк", — ди мобиль технопарк җитәкчесе Тимур Заманов.
Остазлар төркемнәре махсус микроавтобусларда маршрутлар буенча хәрәкәт итә. Һәркайсының эчендә — үз электр генераторы, шундый мөмкинлек нәтиҗәсендә дәресләрне салонда да үткәрергә була.
Проект федераль бюджет акчасына тормышка ашырылды. Сатып алуның гомум суммасы — йөз миллион сум. Сентябрьдән гыйнварга кадәр балалар укытучылар белән дистанцион рәвештә шөгыльләнде. Хәзер ике атналык практика узалар. Уку тәмамлангач, укучылар үз проектларын тәкъдим итәчәк. Аларның иң яхшылары конкурсларга, шул исәптән Бөтенрусия конкурсларына, тәкъдим ителәчәк.
Уку елы ахырында яшь уйлап табучылар махсус җәйге үзәкләрдә югары технологияләрне өйрәнүне дәвам итәчәк. Проект җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, аларның төп бурычы — талантларны ачыклау һәм үстерү.

Фото: ufa.mk.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Mobil-tehnopa
Читайте нас: