Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2021, 14:42

БДИ тапшырасы көннәр төгәл билгеле

.

2021 елда чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын кайсы көннәрдә тапшырачагы игълан ителде. Быел тәүге имтиханнар 31 майда башлана. Гәрчә, декабрь азагында имтиханнар бирү 21 майда башланачак дип хәбәр ителсә дә.
Шулай итеп, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар майның соңгы көнендә география, рус әдәбияты һәм химиядән имтихан тапшырачак.
Рус теленнән имтихан бирергә теләүчеләр күп булганлыктан, быел бу фәннән БДИ ике көн – 3 һәм 4 июнь көннәрендә узачак икән.
Профильле фәннәр буенча тапшырыла торган имтихан көннәре дә билгеләнгән. Математикадан БДИны – 7 июньдә, тарих һәм физикадан – 11 июньдә, җәмгыять белеменнән – 15 июньдә, биология һәм чит телләр буенча язма өлешне 18 июньдә тапшырырыга мөмкин булачак. Чит телләрдән телдән имтихан бирү шулай ук ике көн узачак: 24 һәм 25 июнь.
12, 13, 14 июнь һәм 17 июль резерв көннәре буларак билгеләнгән.
Билгеле булганча, коронавирус сәбәпле быел БДИ бирү тәртипләрендә үзгәрешләр булды. Быел имтиханнарны алдан бирү мөмкинлеге каралмаган. Имтиханнарның төп өлеше 2 июльгә кадәр биреп бетереләчәк.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/bdi-tapshyrasy-knnr-tgl-bilgele.
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=23&img_url=https%3A%2F%2Fregnum.ru%2Fuploads%2Fpictures%2Fnews%2F2016%2F05%2F25%2Fregnum_picture_1464174218698462_normal.jpg&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%95%D0%93%D0%AD&lr=20680&rpt=simage&source=wiz&rlt_url=https%3A%2F%2Fstatic.tildacdn.com%2Ftild3465-3930-4563-b537-396331336130%2Fphoto.jpg&ogl_url=https%3A%2F%2Fregnum.ru%2Fuploads%2Fpictures%2Fnews%2F2016%2F05%2F25%2Fregnum_picture_1464174218698462_normal.jpg
Читайте нас: