Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль 2021, 11:26

Вузлар берләшәчәк!

.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике эре вузны — УДАТУ һәм БашДУны берләштерү мөмкинлегенә ачыклык кертте.
"Иң катлаулы карарларны үз өстемә алам, — дип белдерде ул Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә. — Без хәзер зур фәнни проект алдында торабыз, бу — зур университет булдыру. Бөтен җирдә тар карашлы кешеләрнең провокацияләре башланды да инде, алар без эре вуз төземәсәк һәм БДУ белән УДАТУның көчләрен берләштермәсәк, көндәшлек көрәштән төшеп калачакбызны һәм бүтән беркайчан да анда кермәячәгебезне аңламый".
Элегрәк, 8 февральдә яшь галимнәр белән очрашуда төбәк җитәкчесе “безгә кайбер югары уку йортларының, аерым алганда, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының көчләрен берләштерү турында уйларга вакыт җитте. Яңа казанышлар стереотипларны үзгәрткәндә генә мөмкин", — дип әйткән иде.
Берләштерү процессын ике вуз ректорлары Сергей Новиков һәм Николай Морозкин хуплады.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Vuzlar-berl-sh-ch-k-678077/?utm_source=vk&utm_medium=social&
Фото: башинформ
Читайте нас: