Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2021, 16:15

“Киләчәк укытучысы” конкурсы. Анда кемнәр катнаша?

.

"Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсында Башкортстаннан 6 студент көч сынашачак. Түбән Новгород дәүләт педагогия университетында “Русия - мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа Бөтенрусия проектының “Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсының округ ярымфиналы старт алды.

Конкурс сынаулары 9-11 мартта өч көн дәвамында уза. Проект Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. “Киләчәк укытучысы. Студентлар” проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстаннан 6 студент гариза биргән. Бу - Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфаның югары уку йортлары студентлары.
Идел буе федераль округыннан конкурсның ярымфиналына 100 студент чакыру алган. Татарстаннан – 18, Пермь краеннан – 11, Удмурт Республикасыннан —10 студент, Мордовия Республикасыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән —9ар, Пенза өлкәсеннән — 8, Саратов өлкәсеннән – 7, Ырымбур һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Башкортстан Республикасыннан — 6ар, Чуваш Республикасыннан — 5, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән — 2шәр студент һәм Киров өлкәсеннән 1 ярымфиналчы чакырылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kil-ch
Фото: studtrek.ru
Читайте нас: