Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 декабрь 2018, 20:22

Медицина ярдәме якыная

Ун авыл халкы үзенең сәламәтлеген тикшерде

Районда Стәрлетамак шәһәренең 2 санлы дәваханәсе медицина сәламәтлек үзәгенең күчмә бригадасы эшләде. Ноябрьнең соңгы ике атнасында 350 авыл кешесе диагностика үтте. Исемлектә быел диспансерлаштыру үтәргә тиеш булмаган өлкәннәр дә бар. Ләкин алар да табибларның игътибарыннан читтә калмады. Үзәк белгечләре шикәр, холестерин дәрәҗәсен билгеләүгә анализлар алды, ЭКГ аппаратында йөрәк эшчәнлеген тикшерде, маммография үткәрде. Нәтиҗәләр участок терапевтларына тапшырылачак. Авыру ачыкланган очракта дәвалау билгеләнәчәк.
Күчмә хезмәт күрсәтүләр медицина ярдәме алучы ерак авылларда яшәүчеләргә уңайлы.
Медицинада бу авыру башлануын ачыклауга юнәлтелгән эшнең беренче этабы. Күп сәбәпләр аркасында табибларга кабул итүгә йөри алмаган авыл кешесе өчен бу бик мөһим.
Тикшерелергә өлгермәгән авыл кешеләре аны Стәрлетамак шәһәрендәге Сәламәтлек үзәгендә (адресы: Ленин проспекты, 30 Г) үтә ала. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина страхованиесе (ОМС) полисын алып килергә
Читайте нас: