Беркөнне диспетчерлар хезмәтенә бер атна буена эчкән яшь егет баш авыртуына зарланып шалтыратты. Дару эчәргә иренгән, чөнки ашыгыч санны җыю аның өчен ансатрак булган. Фельдшер килеп киткәннән соң, "авыру" йоклап айныган, әмма баш авыртуы үтмәгән, күрәсең. Чираттагы шалтырату яңгырый:
- Әйтик, мин йоклап алдым, арытаба миңа нишләргә? Мине дәваларга килегез! - дип таләп итте ул тупас кына.
Пациентлар да гаилә әгъзаларының авыр хәле белән куркытырга яраталар. Барсаң, бернинди дә җитди авыру булмавы ачыклана.
Кайберәүләргә берәр кеше белән сөйләшергә кирәк. Аларга берүзе яшәгән һәм туганнары хәлләрен белергә килмәгән өлкән яшьтәгеләр керә. Кешеләрнең: "Мине дәваханәгә алып китегез!" дигән категориясе дә бар. Югары кан басымына зарланган әби янына барасың, ә ул инде сине пакетлары белән көтеп тора.
- Кызым, миңа дәваханәгә барырга кирәк, дәваханәгә! - ди ул. Һәм беренче медицина ярдәменнән баш тарта. Андый пациентлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә таныш.
Күзем тартыша, кулым һәм аркам кычыта дигән зарланулар белән шалтыратып та алар кайбер авыру кешеләрнең телефон элемтәсенә керүенә чик куялар. Ашыгыч ярдәм ашыгыч ярдәм күрсәтә, ә дәваламый. Шуны истә тотыгыз, кадерле авыргазылылар!