Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 декабрь 2018, 11:44

Бахилалар бушлаймы?

Күптән түгел район дәваханәсендә булдым. Санитарка безгә бушлай бахилалар бирде, аларны кияргә кирәк, дип аңлатты. Мин гаҗәпкә калдым, чөнки элексатып ала идек. Ә ничек булырга тиеш?Г.Петрова.Талбазы авылы.

Территориаль Росздравнадзор җитәкчесе Динара Гашимова җавап бирә:
- Дәүләт медицина учреждениеләрендә бахилалар бушлай бирелергә тиеш. Кабул итү санитария-эпидемиология нормаларын үтәүне таләп итә икән, пациентны бахилалар белән тәэмин итәргә тиешләр. Аларны дәүләт медицина учреждениеләрендә сату тыела.
Читайте нас: