Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2018, 13:32

Авылга табиблар таләп ителә

Авыл җирендәге тар белгечлек табиблары матди дәртләндереләчәк.

Киләсе ел бюджетына шушы максатларга 125 миллион сум салынды, дип билгеләп үтте. Бу хакимият башлыгы Зөфәр Идрисовның районыннан медицина университетында укучы авыргазы студентлары белән очрашуына сәбәп булып торды.
Бүген Башкорт дәүләт медицина университетында 53 кеше, шуларның 15е максатлы юллама буенча белем ала. «Целевик»лар укырга кергәндә килешү төзегән медицина учреждениесендә кимендә өч ел эшләргә тиеш. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң бер ай эчендә алдан килешенгән вазифага эшкә урнашмаса, аңа дәваханә стипендия һәм социаль түләүләр төсендә тотынган сумманы гына түгел, шулай ук килешү шартларын үтәмәгән өчен штраф түләргә дә туры киләчәк.
Зөфәр Җәүдәт улы, Авыргазы районының үсешкән инфраструктурасы гына түгел, шулай ук арытаба үсеш алу өчен яхшы перспективалары да бар, диде. Мәктәпләр, балалар бакчалары бар, юллар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Киләсе елда физкультура-савыктыру комплексы (ФОК) барлыкка киләчәк. Авылда торак алуга ярдәм итүче «Авыл табибы», «Йорт комплекты» максатлы программалары уңышлы эшли. Мәсәлән, алты елда районга 37 табиб килгән, аларның 27се бүгенге көнгә кадәр авыл кешеләренең сәламәтлеге сагында тора. 2019 елда шушы программаны тормышка ашыруга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 50 миллион сум акча бүленәчәк.
- Районга югары медицина белемле яшь белгечләр таләп ителә. Алар бездә 40 процентка якын исәпләнә, әмма бу күрсәткеч тиз арада артыр, дип ышанам, - диде район хакимияте башлыгы.
Әмма яңа гына эшли башлаган табиб, лаеклы хезмәт хакы алсын өчен, тәҗрибә һәм стаж тупларга тиеш. Әйткәндәй, авыл дәваханәләрендә, зур мегаполисларга караганда, карьера баскычы буйлап күтәрелү тизрәк.
Талбазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Нурия Вәлиеваның сүзләре буенча, әлеге вакытта районда травматолог-ортопед, ике участок терапевты, участок педиатры һәм стоматолог җитешми.
Студентларны максатлы программа буенча укучылар, армиядән кичектерү, урындагы сәламәтлек саклау учреждениесе акчасы исәбенә ординатурада уку турындагы сораулар да кызыксындырды. Яшь табиблар сафы артырмы - вакыт күрсәтер. Әмма егетләр һәм кызлар белән аралашу аларның үзләренең туган якларын яратуларын һәм кайберләренең анда эш эзләргә карар итүләрен күрсәтте.
Читайте нас: