Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2018, 17:21

Рецептларны фельдшер язачак

13 декабрьдә республика башлыгы вазыйфасын Вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән “сәламәтлек сәгате” ндә видеоконференция режимында муниципалитет һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бер атнада гражданнардан сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча 132 мөрәҗәгать килгән. Аларның күпчелеге табиблар, шул исәптән тар белгечләр, дарулар, диагностика җиһазлары җитешмәүгә, “ашыгыч ярдәм”м ашиналары искелегенә, учреждениеләргә үтеп керү авырлыгына кагылышлы.
Бүген республиканың 668 медицина учреждениесе, ә бу яртысыннан күбрәге дигән сүз, пандуслар белән җиһазландырылган, шуларның 141е нормативларга туры килми. Бу мәсьәлә өч елда хәл ителәчәк.Узган сәламәтлек сәгате”ндә фельдшерларның “больничный”лар һәм даруларга рецептлар бирү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Радий хәбиров ерак авылларда яшәүчеләр аларны урындагы фаплардан ала алырга тиеш, дип белдерде. Әлеге “сәламәтлек сәгате”ндә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров, министрлык фельдшерларга рецепт язуны рөхсәт итүче аерым приказ чыгармаячак, моны урындагы медицина оешмасы дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин, диде.
Шулай ук льготалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә. Фельдшерлар тарафыннан “больничный”лар бирү турында карарны да медицина оешмасы җитәкчесе чыгарачак. Вазыйфа биләүче кешеләр шушы мәсьәлә буенча 14 февральдә отчет тотачак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: